Бүген «Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да Равил Сабыр тәхәллүсе белән танылган язучы, журналист Равил Сабиров белән очрашу оештырылды. Язучы «Фәхрине үтереп ташладылар» дигән детектив романын тәкъдим итте.
Дагыстанда «Голос Евразии» Бөтенроссия фестивале конкурсына йомгак ясадылар. «Татарстан» ДТРК радиосы Рәсүл Гамзатов истәлегенә багышланган радиотапшырулар циклы өчен Гран-при алды.
“Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев татар язучысы һәм шагыйре Равил Фәйзуллинны 80 яшьлек юбилее белән котлады.
«Татмедиа» АҖ журналисты, «Мамадыш-информ» баш мөхәррире урынбасары Эльмира Миңнекаева 2023 елның иң яхшы журналист әсәренә Россия Журналистлар берлеге үткәргән конкурста җиңү яулады. Журналист гражданнарны социаль адаптацияләүгә багышланган мәкаләләр циклы өчен бүләкләнде.
ТНВ телекомпаниясе журналисты Зөфәр Дәүләтшин һәм оператор Андрей Ключников «Время вспомнить» кыска метражлы киноның икенче халыкара кинофестивалендә «Иң яхшы телевизион — документаль фильм» номинациясендә җиңүче булды. Авторлар Украинада Россия махсус хәрби операциядә катнашучылар турында «ZV-2» фильмын Санкт-Петербургта тәкъдим итте.
Мәскәүдә илкүләм һөнәри осталык чемпионаты финалына йомгак ясадылар. 187 нче Казан күппрофильле лицее укучысы Илсаф Хәбибуллин юниорлар арасында «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча икенче урынны алды.
«Татмедиа» АҖ филиалы «Чаллы хәбәрләре» газетасы журналисты Эльвира Мөхәммәтдинова Арсеньев исемендәге гомумроссия әдәби премиясе лауреаты булды, бу премиянең күләме ярты миллион сум тәшкил итә. Җиңүчене «Тын океан Россия әдәбияты» фестивале президенты, «Главкнига» премиясен гамәлгә куючыларның берсе Вячеслав Коновалов бүләкләде.
Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында «RT.Док: Геройлар чоры» беренче халыкара документаль кино фестивален ачу тантанасы узды.
Массакүләм мәгълүмат чараларында һәм «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасы халыкларының башка телләрен саклау һәм үстерү проблемаларын яктыртуга багышланган медиапроектларны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетыннан грантлар бирүгә юнәлдерелгән еллык республика конкурсы «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы тарафыннан үткәрелә.
Сентябрьдә журналистлар өчен «Камский бриз» конкурсы игълан ителәчәк. «Геройлар» премиясе Александр Комаров исеме белән аталачак. Җиңүчеләрне СВО турында журналистлар әзерләгән материаллар нигезендә сайлаячаклар.