ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Танылган телетапшыру алып баручы, КФУ журналистика факультетының легендар укытучысы Константин Курановка, “Татар-информ” МА ның 25 еллык юбилее уңаеннан, хәбәрчеләр тарафыннан гамәлгә куелган “Журналистика үсешенә өлеш керткән өчен” медален тапшырдылар.

22
июль, 2015 ел
чәршәмбе
Иртәгә 12.00дә "Татар-информ" агентлыгы 2015 елда вузларга кабул итү кампаниясенә әзерлек барышы турында матбугат конференциясе үткәрә.
Күптән түгел “РБК-Татарстан” редакциясе баш мөхәррирсез калган иде. Бүген әлеге коллективка, ниһаять, яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Баш мөхәррир итеп күпләргә билгеле булган Алмаз Миргаязов билгеләнде. Әйтергә кирәк, соңгы көнгә кадәр бу редакцияне кем җитәклиячәге турында мәгълүмат булмады
Казанда 2015 елда узачак Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА Дөнья чемпионатының рәсми порталы бүгеннән яңа бүлекләр белән тулыландырылды. Сайт мәгълүматлары кулланучыга тагын да якынайтылган.

21
июль, 2015 ел
сишәмбе
Бүген "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КБАО генераль директоры Азат Кадыйров 2015 елгы дөнья чемпионатының тамашачылар өчен ничек оештырылачагы турында сөйләде
Хәзер республика тамашачылары "Татарстан" ДТРК программаларын югарырак сыйфатта карый ала. Татарстан Президенты вазифаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе ФДУП генераль директоры Олег Добродеев бүген "Татарстан" ДТРКның яңа студиясен карады

20
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Иртәгә, 21 июль, 10.00дә спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәргән вакытта җәмәгать транспорты хәрәкәтен оештыруга багышланган матбугат конференциясе була.
Бүген, 11.00дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы (Декабристлар урамы, 1 кат) «The Minis United Buddy Bears» Халыкара сәнгать күргәзмәсе кысаларында үткәрелгән конкурска нәтиҗәләр ясауга багышланган матбугат конференциясе уздыра.

16
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында "Бумеранг-2015" наркотикларга каршы пропаганда буенча республика журналистлар конкурсына нәтиҗәләр ясалды.
“Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең быел үзенчәлекле бәйге – “ТАТМЕДИА”ның легендар брендлары” дигән конкурс оештыруы хакында беренче тапкыр гына хәбәр итмибез. Бүген исә конкурсны гамәлгә куючылар һәм генераль партнер катнашынды матбугат очрашуы вакытында бәйге хакында тулырак мәгълүмат алырга мөмкинлек булдырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International