"Татар-информ" агентлыгында «The Minis United Buddy Bears» проекты кысаларында Татарстан аюын тәкъдим итәләр

2015 елның 20 июле, дүшәмбе
Бүген, 11.00дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы (Декабристлар урамы, 1 кат) «The Minis United Buddy Bears» Халыкара сәнгать күргәзмәсе кысаларында үткәрелгән конкурска нәтиҗәләр ясауга багышланган матбугат конференциясе уздыра. Чарада "Казанда туристлыкны үстерүгә булышу комитеты" директоры Евгения Лодвигова, «Tatarsis» инновацияле музыкаль хәрәкәт проектын оештыручы Ольга Паранина, шулай ук конкурста җиңүче катнаша. Искәртеп узабыз: «The Minis United Buddy Bears» Халыкара сәнгать күргәзмәсе Казанда 1 июльдән 31 августка кадәр уза. Аны ачу кысаларында Татарстан аюын бизәүгә конкурс игълан ителгән иде. 10-15 июльдә җыелган эскизлар социаль челтәрләрдә тавыш бирүгә куелды. Җиңүче Татарстан аюы эскизын "Татар-информ"да узачак матбугат конференциясендә күрсәтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International