ДЧ-2015нең тиздән башланачак вакыйгаларын күзәтеп бару хәзер тагын да гадиләштерелгән – чаралар турындагы бар мәгълүмат “Тиздән” дип исемләнгән рубрикага тупланган. Ярыш көннәре һәм сәгатьләре исә сайтның уң ягында бирелгән.
Узып баручы көннең иң кызыклы мизгелләре “Көн фотосы” рубрикасында чагылдырылачак. Бу бүлекчәдә сайт кунаклары җанатарларның һәм спортчыларның җиңү шатлыгыннан һәм җиңелү ачысын кичерүдән туган хис-кичерешләре чагылышын күрә алачаклар.
Шулай ук “Яңалыклар” бүлеге дә яңартылды. Сайтны эшләүчеләр аны яңа төрле итеп ясадылар һәм концепциясен дә үзгәрттеләр.
Берничә бүлек визуаль яктан яңартылды: “Беләсезме?”, “Без челтәрдә”, “Спорт корылмалары”.
25 ильдән сайтта инде “Медаль зачеты” бите ачылачак, сайтка керүчеләргә уңайлырак булсын өчен иң алда баручы 5 ил – рәсми булмаган медаль зачеты лидерлары исемнәре беренче биткә үк чыгарылачак.
“Медиа” бүлегендә дә үзгәрешләр булды. Бу бүлек яңартылган һәм “ММЧ өчен вакыйгалар календаре”, “Чемпионат хәбәрчесе”, “Матбугат релизлары” дип аталган яңа бүлекчәләр белән тулыландырылган. Сайтны эшләүчеләр сүзләренчә, бу бүлекчәләрнең берничәсе сайтта әле иртәгә генә күренәчәк.