ЯҢАЛЫКЛАР


31
июль, 2015 ел
җомга
31 июль көнне сәгать 13:00 Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм Сабантуй бәйрәме вакытында җәмәгать транспорты эшчәнлеген оештыруга багышланган матбугат конференциясе үтәчәк.

30
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Җомга, 31 июльдә, 12.00 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Табигатьне саклау законнарын бозучыларны теркәүдә катнашкан гражданнарга түләүләр” темасына багышланган матбугат конференциясе башлана.
Җомга, 31 июль көнне, 10.00дә "Татар-информ" агентлыгында "Ветеран көндәлеге. Сугышның уйлап чыгарылмаган тарихы" проектына багышланган матбугат конференциясе була.

29
июль, 2015 ел
чәршәмбе
30 июльдә, 13.00 сәгатьтә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында “Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең коррупция турындагы фикерләрен өйрәнү” буенча социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре белдерелә.
30 июльдә 11.30 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан Республикасында электрон дәүләт хезмәтләрен популярлаштыруга багышланган матбугат конференциясе үткәрә.

28
июль, 2015 ел
сишәмбе
30-нчы июльдә Казан Кремленең “Манеж” күргәзмә залында “Мәңгелек кешеләр. Фронтовиклар – Татарстанның сәнгать әһелләре: портретлар һәм язмышлар” китабын тәкъдим итү була.

27
июль, 2015 ел
дүшәмбе
Иртәгә, 28 июль,  11.00дә  «Татар-информ» агентлыгында Казаннның ЮХИДИ башлыгы Игорь Новиков катнашында матбугат конференциясе уза. Сүз Казанда Сабан туен бәйрәм иткән вакытта юл хәрәкәтен оештыру турында барачак. 
Бүген ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстанның әйдәп баручы ММЧ җитәкчеләре белән очрашты.
Аккредитация үткән журналистларга һәм телерадиотапшырулар әзерләүчеләргә флэш-цитаталар, ярыш көненең превьюлары һәм ревьюлары, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының спортчы-катнашучылары турында тулы мәгълүмат һәм башкалар ачылды.

24
июль, 2015 ел
җомга
Бүген, 24 июльдә, 13.00дә "Татар-информ" агентлыгы "Спорт проектларының башкарма дирекциясе" коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Азат Кадыйров катнашында матбугат конференциясе үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International