Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
АЗАТ КАДЫЙРОВ: "ДЧ-2015 ЯРЫШЛАРЫНА АЛДАНРАК КИЛЕРГӘ КИҢӘШ ИТӘБЕЗ"
2015 елның 21 июле, сишәмбе
Бүген "Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КБАО генераль директоры Азат Кадыйров 2015 елгы дөнья чемпионатының тамашачылар өчен ничек оештырылачагы турында сөйләде. 2015 елгы дөнья чемпионатына әзерлек тәмамланган. Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының тантаналы ачылышына бер тәүлектән аз гына артыграк вакыт калды. Казан 9 августка кадәр тулысынча "спорт режимында" яши башлаячак. Ачылу тантанасының генераль репетициясе сәбәпле, шәһәрнең тормыш ритмында үзгәрешләр бүген үк пәйда булачак, төгәлрәге 15.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр С.Хәким (Мусин урамыннан Әмирхан проспектына кадәр өлештә) һәм А.Бичурин (С.Хәким урамыннан Чистай урамына кадәр) урамнарында хәрәкәт туктатылып торачак. Бу урамнарда хәрәкәт чемпионатның ачылу (24 июль) һәм ябылу (9 август) көннәрендә дә 6.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр чикләнәчәк. Метрополитен эшенә килгәндә исә, 24 июльдән 9 августка кадәр метро төнге бергә кадәр хәрәкәт итәчәк. Азат Кадыйров Казан халкының һәм башкала кунакларының һәр көн 22.00 сәгатьтән 01.00 сәгатькә кадәр бушлай автобуслардан файдалана алачагы турында да искә алды, бу автобусларның маршруты: ФИНА Паркы (Казан Арена) - "Кәҗә бистәсе" метро станциясе. "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КБАО генераль директоры ДЧ-2015 тамашачыларының барысына да ярышларга җәмәгать транспортында килергә киңәш итте, чөнки ярышлар көнендә ярышларга керү билетын күрсәткән очракта транспортта йөрү бушлай булачак. Шәхси транспорт өчен урыннарга килгәндә, болар — "МЕГА", "Тандем", "Максидом", "METRO Cash&Carry" сәүдә үзәкләренең машина кую урыннары һәм инде мәгълүм түләүле машина кую зоналары. "Карап тикшерү процедурасын уңайлы рәвештә узу өчен, сез, тамашачылардан, җанатарлардан объектларга алданрак килү турында планлаштыруыгызны үтенеп сорыйбыз. Барлык постларда да полиция вәкилләре эшләячәк, металл тикшерү кысалары булачак. Штаттан тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен һәм иминлекне тәэмин итү максатыннан, спорт корылмаларына очлы һәм үткен әйберләр, тәмәке, уткабызгычлар һәм сыеклыклар алып керү тыела. Спорт корылмасына ярыш башланырга ким дигәндә ярты сәгать кала алдан килергә киңәш итәбе". Спорт вакыйгаларыннан кала, теләге булган һәркем һичбер түләүсез ФИНА паркына килә ала. Анда бик шәп мәдәни программа тәкъдим ителәчәк. Паркка керү урыннары Чистай урамы ягыннан (15 мең кеше уздыра ала) һәм Ямашев проспекты ягыннан ( 20 меңнән артык кеше үткәрә ала) көйләнгән. "Паркта берничә төр милли хуҗалык тәкъдим ителәчәк, су спорт төрләре тарихы музее эшләячәк. Мәдәни парк сәхнәсендә модалы тиңдәшсез шоу — коену киемнәре тарихы күрсәтеләчәк", — дип билгеләп узды җитәкче. Чыгыш тәмамланганнан соң, журналистлар спортчыларны иминиятләштерүгә бәйле сораулар бирделәр. "Спортчыларны иминиятләштерүне тәэмин итү кысаларында үзара эш бүлешү турында ФИНА белән шартнамәгә кул куелган. Шул рәвешле, без бар эшне дә халыкара федерация аркылы оештырабыз, алар белән рәсми килешүгә кул куелган бит", — дип җавап бирде Азат Кадыйров. Яңа сер дә ачылды дия алабыз, Казан йөзү буенча Дөнья кубогы этабын уздыру хокукын алырга мөмкин икәнлеге билгеле булды. "Теләк һәрвакыт бар, ул нигезле һәм аргументлар белән ныгытылган. Гаҗәеп зур, яңа, заманча инфраструктурабыз булуы турында сез бик яхшы беләсез, ул безнең белгечләр тарафыннан гына түгел, ә халыкара спорт җәмәгатьчелеге тарафыннан да тиешенчә бәяләнгән. Бүген шактый күп проектлар фикер алышу, тикшерү стадиясендә тора, болар — йөзү буенча Дөнья кубогы этабы да, суга сикерүләр буенча Дөнья кубогы этабы да һәм, бәлки, хай-дайвинг та", — дип хәбәр итте "Спорт проектлары башкарма дирекциясе" КБАО генераль директоры. Искә төшереп үтик, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты ярышларына билетларны билет сату буенча рәсми сайт — www.ticketkazan2015.com сайтында яки www.kazan2015.com сайтында сатып алырга була. Билетлар Чемпионатның "Корстон"да һәм "Казан Арена" стадионындагы рәсми кассаларында сатыла. Сатуга барлыгы 450000 нән артык билет чыгарылган. Бүгенгә 160 000 нән артык билет сатылган.
http://kazan2015.com/tat/news_items/1916
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
6
март, 2026 ел
Айдар Сәлимгәрәев: Укучының ышанычын саклап калу өчен яңа медиаихласлык кирәк
Кичә «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы узган 2025 елгы эшчәнлегенә йомгак ясады.
27
февраль, 2026 ел
Җиддәдә Ислам дөньясы илләренең мөмкин булган уртак проектлары турында сөйләштеләр
«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары, ТР Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Илдар Миргалимов Ислам Хезмәттәшлеге оешмасы (UNA) мәгълүмат агентлыклары берлегенең медиа өлкәсендәге профессиональлекләре өчен премиясе лауреатларын игълан итү тантанасында катнаштылар.
24
февраль, 2026 ел
Казанда яшь полиграфистлар - «Профессионаллар» чемпионатында катнашучыларны бүләкләделәр
187нче күп профильле лицейда «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы призерларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
9
февраль, 2026 ел
Журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсы башланды
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясы тормышын иң яхшы яктыртуга багышланган «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсына гаризалар кабул итү турында игълан итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз