"Бумеранг-2015" наркотикларга каршы пропаганда конкурсына нәтиҗәләр ясалды

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында "Бумеранг-2015" наркотикларга каршы пропаганда буенча республика журналистлар конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

Җиңүчеләргә бүләкләрне  Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Фаяз Шабаев тапшырды. "Без эшебездә массакүләм мәгълүмат чараларыннан башка булдыра алмыйбыз. Сезнең мәгълүматны ничек җиткерүгә карап, безнең эшнең нәтиҗәсе яки арта, яки кими. Бүген без проблеманың асылын аңлап, гражданнарның гомерен саклап калу өчен наркотикларга каршы пропагандага зур өлеш кертүче професионалларны җыйдык", - дип мөрәҗәгать итте Ф.Шабаев журналистларга. 

Аның  сүзләренчә, ММЧ өчен төп бурыч - наркоманияне кисәтү. "Безне журналистларның бу проблемага газета һәм журналлар битләрендә, радио һәм телетапшыруларда зур игътибар бирүләре сөендерә. Актив тормышны популярлаштыру - гражданнарны сәламәт яшәү рәвеше алу баруга өнди", - дип ассызыклады ул. Шабаев билгеләп узганча, журналистлар эше ярдәмендә соңгы елларда гражданнарны наркотикларга каршы активлыгы арту күзәтелә: гражданнарның наркополициягә мөрәҗәгатьләре саны күбәйгән, бигрәк тә үткәрелә торган акцияләр барышында шалтыратулар саны 1,5-2 тапкыр арта. Тикшерү нәтиҗәсендә, һәр икенче мөрәҗәгать раслана.

"Без сезгә хезмәтегез, наркотикларага карата тискәре караш тудырганыгыз, сәламәт яшәү рәвеше пропагандалавыгыз, хокукый культуралык арттыруыгыз һәм җинаятьләрне кисәтү белән шөгыльләнгегез өчен рәхмәтле", - дип рәхмәт белдерде идарә җитәкчесе журналистларга.

Бүген Фаяз Шабаев 13 номинациядә җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International