Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
«Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Җитәкчелек
Агентлык структурасы
Эшчәнлек
Элемтәләр
Планнар һәм программалар
Государственные услуги
Мәгълүмат һәм статистика
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Террорга каршы эшчәнлек
Конкурслар һәм проектлар
Персональ белешмәләр
Файдалы мәгълүмат
Cәнәгать үсешен кадрлар белән тәэмин итүнең төбәк стандарты
архив
Документлар
Агентлык эшчәнлеген җайга сала торган документлар
Норматив документлар
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы каршында иҗтимагый совет
Административный регламент предоставления государственной услуги по выдаче заключений о соответствии качества оказываемых социально ориентированными некоммерческими организациями общественно полезных услуг установленным критериям
Матбугат хезмәте
Видеорепортажлар
Фоторепортажлар
Яңалыклар җибәрү
Гражданнар мөрәҗәгате һәм гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатенә анализ
еш бирелә торган сораулар
агентлык җитәкчелегенең кабул итү вакыты
Законнар
Түләүсез юридик ярдәм
Интернет кабул итү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
"Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы
“ТАТМЕДИА”ның легендар брендлары” - иҗади проект!
2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе
Мәгълүм булганча, республикада 90-100 еллык тарихы булган газета-журналлар бар. Алар барысы да инде легендага әйләнгән, идп әйтергә мөмкин. Хәер, бәйгедә республикабызның мәгълүмат кырында соңгы елларда гына барлыкка килгән мәгълүмат чаралары да катнаша. Һәр редакция үзләре белән таныштырып, бөтен халык катнашындагы тавыш бирү этабына тәкъдим итте. Җәмгысе 71 хезмәт кабул ителгән. Бүгенге көндә бәйгедә 40 мең кеше интернетта тавыш бирергә өлгергән. Конкурсның беренче этабында теләсә кем тавыш бирә ала. Икенче этапта исә җиңүчене “Российская газета”ның баш мөхәррире Владислав Фронин җитәкчелегендәге жюри төркеме ачыклаячак. Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнә: Легендар газета Легендар журнал Легендар телерадиокомпания Легендар мультимедиа редакция Шунысы әһәмиятле: конкурсның приз фонды 1 миллион сум тәшкил итә. “Әлеге сумма акчалата бүленәчәкме, әллә инде матди бүләкләр алынамы – монысын конкурс оештыручысы үзе хәл итер, – ди конкурсның генераль партнеры, “Просто молоко” компаниясе җитәкчесе Марат Моратов. – Безнең компаниядә Татарстан буенча 23 000 кеше эшли, һәм, ииманым камил, аларның барысы да раойн газеталарын укып бара, шуның өчен әлеге бәйгенең һәркем өчен әһәмияте бар”. – Конкурсның максаты – газета-журнал, электрон басма һәм телерадиокомпания редакцияләренең тарихлары белән якыннан танышу һәм аларны башкаларга җиткерү, – дип билгели “Татмедиа” АҖ генераль директоры Фәрит Шаһиәхмәтов. Беренче тапкыр оештырыла торган әлеге зур проект – иҗади бәйге дә. Биредә теге яки бу мәгълүмат чарасы үзенең үткәнен һәм бүгенгесен кызыклы, мавыктыргыч итеп тәкъдим итә, чал тарих битләре аша Татарстан үсешендә үз өлешен керткән басмалар, даһи кылкаләм осталарын тагын бер кат күңелләребездә яңартуга этәргеч бирә. “Безнең проект республиканың барлык шәһәрләрен һәм авыл-районнарын колачлады. Район газеталарының да читтә калмавы безне сөендерә. Конкурс “Татмедиа” канаты астында чыгучы басмалар хакында киңрәк аудиториягә җиткерергә мөмкинлек бирә”, - ди Фәрит әфәнде. Чыннан да, “Татмедиа” АҖ Татарстан халкын гаммәви мәгълүмат чараларының мавыктыргыч тарихлары белән танышып, үткәннәрне искә төшерергә өнди. Газета-журнал битләрендә, телерадиокомпания сюжетларында илебез эпохасы, халыкларның гореф-гадәтләре һәм башка кызыклы фактлар яктыртыла. Мәсәлән, “Казан утлары” әдәби журналы Бөек Ватан сугышы чорында да үз эшен туктатмаган. Кайбер номерларны парашютларга беркетеп, самолетлардан ташлаганнар, шул рәвешле ул үз укучысын тапкан. Сугыш вакытында редакциягә Карелия, Норвегия, Харбин һәм башка чит ил, төбәкләрдән дә хатлар юллый торган булганнар. “Татмедиа”ның әлеге проектына Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова да югары бәя бирде. “Мондый чаралар без - журналистларны үткәнебезне барларга, тарихыбызны танып белергә өйрәтә”, - диде Римма Ратникова. Исегезгә төшереп узабыз: интернет киңлекләрендә он-лайн тавыш бирү 15 майда ук башланган иде. Проект авторлары хәбәр иткәнчә, тавыш бирү 15 сентябрьдә төгәлләнәчәк. Нәтиҗәләр 25 сентябрьдә ясала. Җиңүчеләр тантаналы рәвештә 1 октябрьдә игълан ителәчәк.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы 2027 елда Татарстан Республикасында социаль әһәмияткә ия әсәрләр исемлеге кысаларында бастырырга тәкьдим ителәчәк әсәрләрне кабул итә башлады
Әсәрләр 2026 елның 15нче июленә кадәр кабул ителә.
Сәлимгәрәев: Журналистика - иҗтимагый аңны ныгыту миссиясен дә үти
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан медиа берләшмәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Россия матбугаты көне белән котлады.
Сәфәров: Мәгълүмат чаралары көн тәртибен генә түгел, иҗтимагый кәефне дә формалаштыра
Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе, «Татмедиа» АҖ директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров Россия матбугаты көне уңаеннан «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәевкә котлау телеграммасы юллады.
Фәрит Мөхәммәтшин мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Россия матбугат көне белән котлады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм ветераннарын Россия матбугат көне белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз