Константин Курановка “Журналистика үсешенә өлеш керткән өчен” медален тапшырдылар
2015 елның 23 июле, пәнҗешәмбе
Танылган телетапшыру алып баручы, КФУ журналистика факультетының легендар укытучысы Константин Курановка, “Татар-информ” МА ның 25 еллык юбилее уңаеннан, хәбәрчеләр тарафыннан гамәлгә куелган “Журналистика үсешенә өлеш керткән өчен” медален тапшырдылар.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский һәм баш мөхәррир Ләйсән Абдуллина, күптән түгел 80 яшьлеген билгеләп үткән Константин Николаевичка медаль һәм кулчатыр тапшырды.