15 июль “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында 12 сәгатьлек “Җиңү армиясенә кушыл!” телемарафоны узачак. Туры эфир 08:00 сәгатьтә башланачак һәм 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Эфир дәвамында дистәләгән кунак контракт хезмәтенең өстенлекләре турында сөйләячәк.
Казан федераль университетында Төньяк-Көнчыгыш университеты үткәргән туган телләр буенча олимпиада җиңүчеләрен бүләкләделәр. Өченче тапкыр узган олимпиаданың татар теле юнәлеше буенча этабы КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында булган.
Казанның 187 нче күппрофильле лицей укучысы Радмир Тимершин һөнәри осталык чемпионатының илкүләм этабында икенче урынны яулады. «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында ел саен уздырыла торган әлеге бәйге Новосибирск өлкәсендә үтте.
Грозныйның үзәк мәйданындагы Сабан туенда «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Чечня Республикасы Милли сәясәт, тышкы элемтәләр, матбугат һәм мәгълүмат министрлыгы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалана.
«Грозный» Чечня дәүләт телерадиокомпаниясе һәм «Яңа гасыр» Татарстан телерадиокомпаниясе вәкилләре хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында килешүгә кул куйды. Имзалау тантанасы "Грозный" ЧДТРК студиясендә узды. Документны чечен телерадиокомпаниясе директоры Чыңгыз Әхмәдов һәм ТНВ генераль директоры Илшат Әминов имзалады.
Казанда Яшьләрнең һәм яшьләр матбугатының «Алтын каләм – Золотое перо» республика фестивалендә җиңүчеләр игълан ителде. Быел Татарстанның 19 шәһәр һәм районыннан 75 кеше проект финалистлары булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе 2024 елда кулланучылар
хокукларын яклау темасын иң яхшы яктыртуга багышланган материалларга республика
конкурсы уздыру турында игълан итә.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсын игълан итә.
Хөрмәтле журналистлар! Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә
“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы террорчылыкка каршы көрәш темасын Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс уздыру турында игълан итә.