Сәлимгәрәев: «Журналистиканың асылы үзгәрмәде, яңа алымнар гына барлыкка килде»

2024 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

Журналистиканың төп принциплары вакытлар узу белән генә үзгәрми, бары тик мәгълүматны җиткерү ысулларына һәм рәвешләренә йогынты ясый торган яңа технологияләр барлыкка килә. Казан федераль университетында узган «Практики и педагоги: каким должно быть современное обучение журналистов?» стратегик сессиясендә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев шулай дип белдерде.

«Бүген кадрлар мәсьәләсе — көн кадагында торучы кискен мәсьәлә. Технологияләрнең һәрвакыт үзгәрештә булуын истә тотарга кирәк. Университетта биш ел дәвамында аларны өйрәнеп бетү мөмкин түгел, студентларның үзгәрми торган төп принципларны үзләштерүе мөһим», — диде ул.

Аның әйтүенчә, студентларны редакциянең реаль эш шартларында өйрәтергә кирәк, алар эшкә урнашканда эш урыны, эшләү ысуллары һәм принциплары белән таныш булырга тиеш. Бу шарт коллективта үз урынын табарлык, үз фикерен яклый алырлык һәм мәгълүматны дөрес җиткерә белүче журналистлар әзерләргә мөмкинлек бирә.

«Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе директоры, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов фикеренчә,  хәзерге вакытта медиа өлкәсендә төрле юнәлешләрдә һәм жанрларда эшли алырлык журналистларга ихтыяҗ арта бара. Моңа видео төшерү, монтажлау, текстлар язу, кадрларны көйләү һәм тагын бик эшләр күп керә. Дөньядагы үзгәрешләрдән артта калмас өчен дистәләгән эшне, кыенлыкларга карамыйча, берьюлы башкара алырлык кадрлар кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International