Традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне һәм патриотизмны үстерү
максатыннан Татарстанда яңа әдәби конкурс – «Геройлар янәшәдә» – «Герои
рядом» бәйгесе игълан ителә.
Конкурста 2022 елның февралендә башланган Махсус хәрби операциядә
катнашучы Татарстан егет-кызларының каһарманлыгын, кыюлыгын, үз-
үзләрен аямыйча хезмәт итүләрен яктырткан әдәби әсәрләр катнаша.
Конкурста катнашу өчен гаризалар 2024 елның 12 ноябреннән 2025 елның 31
мартына кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:
«Повесть» (татар телендә):
I урын – 300 000 сум (бер премия);
II урын – 200 000 сум (бер премия);
III урын – 150 000 сум (бер премия);
Шулай ук һәрберсе 50 000 сумлык 2 премия һәм 52 750 сумлык 1 премия
карала.
«Повесть» (рус телендә):
I урын – 300 000 сум (бер премия);
II урын – 200 000 сум (бер премия);
III урын – 150 000 сум (бер премия);
Шулай ук өстәмә рәвештә һәрберсе 50 000 сумлык 2 премия һәм 52 750
сумлык 1 премия карала.
«Хикәя» (татар телендә):
I урын – 120 000 сум (бер премия);
II урын – 70 000 сум (бер премия);
III урын – 55 000 сум (бер премия);
Шулай ук өстәмә рәвештә һәрберсе 35 000 сумлык 3 премия карала.
«Хикәя» (рус телендә):
I урын – 120 000 сум (бер премия);
II урын – 70 000 сум (бер премия);
III урын – 55 000 сум (бер премия);
Шулай ук өстәмә рәвештә һәрберсе 35 000 сумлык 3 премия карала.
«Поэма яисә шигырьләр циклы» (татар телендә):
I урын – 150 000 сум (бер премия);
II урын – 100 000 сум (бер премия);
III урын – 70 000 сум (бер премия);
Шулай ук өстәмә рәвештә һәрберсе 40 000 сумлык 3 премия карала.
«Поэма яисә шигырьләр циклы» (рус телендә):
I урын – 150 000 сум (бер премия);
II урын – 100 000 сум (бер премия);
III урын – 70 000 сум (бер премия);
Шулай ук өстәмә рәвештә һәрберсе 40 000 сумлык 3 премия карала.
Очерк (татар телендә):
I урын – 120 000 сум (бер премия);
II урын – 70 000 сум (бер премия);
III урын – 55 000 сум (бер премия);
Шулай ук өстәмә рәвештә һәрберсе 35 000 сумлык 3 премия карала.
Очерк (рус телендә):
I урын – 120 000 сум (бер премия);
II урын – 70 000 сум (бер премия);
III урын – 55 000 сум (бер премия);
Шулай ук өстәмә рәвештә һәрберсе 35 000 сумлык 3 премия карала.
Премияләр салымнарны исәпкә алып күрсәтелде.
«Татарстан Республикасында әдәбият аша патриотик тәрбия»
номинациясендә җиңүгә дәгъва кылучы затларның әдәбиятта хәрби-
патриотик теманы үстерү өлкәсендә куйган хезмәтләре бәяләнәчәк. Бу
номинациядә приз – 1 350 000 сум.
Гаризалар litkonkurs.tatmedia@mail.ru электрон адресына кабул ителә.
Материалның «Геройлар янәшәдә» – «Герои рядом» конкурсына икәнен
күрсәтергә кирәк. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.
Җиңүчеләргә бүләк 2025 елның 12 июнендә тапшырылачак.
Конкурсны оештыручы – «Татмедиа» ачык акционер җәмгыяте һәм «Татар
китап нәшрияты» ДУП белән берлектә, «Татмедиа» республика матбугат
һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы.
Төгәлрәк мәгълүмат белән Конкурс Нигезләмәсендә танышырга мөмкин.