Сәлимгәрәев татарстанлыларны даими телетапшырулар башлануга 65 ел тулу белән котлады

2024 елның 3 ноябре, якшәмбе

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан телетапшырулар профессиональ бергәлеген һәм республика халкын Казан телевидение студиясендә даими тапшырулар башлануга 65 ел тулу белән котлады.

«Тарихтагы бу мөһим этап республика телевидениесе казанышлары турында гына сөйләми, Татарстанның мәдәни байлыгы символы да булып тора», - дип ассызыклады ул.

«Бу еллар дәвамында безнең телевидение зур темплар белән үсә, алдынгы цифрлы тапшыру технологияләрен үзләштерә! Ә иң мөһиме – аңа элеккечә ихтыяҗ бар һәм ул Татарстанда яшәүче һәркемнең йортына керә. Җирле яңалыклар көн тәртибенә карата тамашачы кызыксынуы югары булуны билгеләп үтү дә артык булмас. Болар барысы илһамландыра, күңел ача һәм мәгълүмат бирә торган югары сыйфатлы һәм бай эчтәлек нәтиҗәсе», — диде Сәлимгәрәев.

«Татарстанның зур телегаиләсе талантлы кешеләргә бай. Телеканаллар йөзләре эмоцияләр тапшыру һәм экранда уңай атмосфера тудыру осталыгы белән тамашачылар йөрәген яулауны дәвам итә. Аларның тавышы берничә буын кешеләр өчен таныш һәм якын», — дип өстәде ул.

«Яңа матур идеяләр һәм илһамландыргыч проектлар, югары рейтинглар һәм бетмәс-төкәнмәс дәрт телим!» – дип йомгаклады Айдар Сәлимгәрәев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International