16-17 ноябрьдә Казанда өченче тапкыр «Тау Фест» гаилә китап фестивале узачак. Бу – Россия һәм Белоруссиянең танылган язучыларын, нәширләрне, рәссамнарны һәм укучыларны бер мәйданчыкта берләштерәчәк мөһим мәдәни вакыйга.
Фестиваль «Московский» мәдәни үзәгендә (Академик Королев ур., 47) узачак, анда Россиянең эре шәһәрләреннән 30 нәшрият катнаша. Алар арасында «Абрикобукс», «Аквилегия-М», «Априори-пресс», «Детская литература», «Детское время», «Добрые сказки», «Добрый Великан», «Компас Гид», «Порт сказок», «Стрекоза», «Руда», «Тримаг» һәм башкалар бар.
Китап фестиваленең төп максаты – гаилә белән бергәләп китап уку культурасын кире кайтару, балаларның һәм ата-аналарның бергәләп ял итүен оештыру, танып белү һәм иҗат эшчәнлеге аша китап уку белән кызыксынуны арттыру. Программада танылган балалар язучылары, яшүсмерләр өчен китаплар авторлары белән очрашулар, рәссам-иллюстраторлар белән иҗади очрашулар, китаплар турында яңалыкларны тәкъдим итү, мастер-класслар, лекцияләр, өстәл уеннары, мультфильмнар һәм нәфис фильмнар күрсәтү, әдәби квизлар, кыскасы, бер урында төрле яшьтәгеләр өчен 50 дән артык күләмле чара каралган!
Мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәме белән Россия китап берлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган «Балалар белән укы» проектында Казаннан өч балалар авторы катнаша: балалар һәм яшүсмерләр өчен иң яхшы әдәби әсәргә бөтенроссия конкурсында ике тапкыр лауреат, В.П. Крапивин исемендәге һәм «Ел китабы» премияләре лауреаты Евгений Рудашевский, Э.Успенский исемендәге «Рукопись года» һәм «Большая сказка» премияләре лауреаты Оксана Иванова-Неверова һәм балалар язучысы Валя Филиппенко («Папа ищет работу», «Квадратный тигр», «Пафка и шкаф» һәм башкалар). Балалар һәм өлкәннәр яраткан авторлары белән очраша, автографлар ала, сораулар бирә, шулай ук укылган китаплар турында тәэсирләре белән уртаклаша алачак.
Әдәби очрашулар 15 ноябрьдә, җомга көнне ТАТМЕДИА бинасында әдәби кафеда Оксана Иванова-Неверова белән очрашудан башланачак. Автор балалар язучысының ничек эшләве, сюжет тудыру, нәшрияттагы процесслар хакында бәян итәчәк. Кунаклар шулай ук әкият тә язып карый алачак: язучы «Текст остасы» әдәби карталары буенча бергәләп әкият язу буенча интерактив уен уздырырга җыена.
16 ноябрьдә Р. Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә язучылар Оксана Иванова-Неверова һәм Валя Филиппенко кечкенә кунакларны җыячак.
Шул ук көнне Баруди урамындагы 27 нче китапханә филиалында язучы Евгений Рудашевский белән «Хәзерге заман маҗаралары» исемле иҗади очрашу узачак. Бу чарага 12-16 яшьлек яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре чакырыла.
16 ноябрьдә «Тау Фест» фестиваленә язучылар киләчәк. Язучы Евгений Рудашевский белән иҗади очрашуда заманча әдәбиятта яшүсмерләр өчен милли колорит турында, ә Валерий Филиппенко белән очрашуда заманча балалар әдәбияты турында фикер алышу булачак. Чара мәктәпкәчә яшьтәге һәм кече яшьтәге балалар өчен планлаштырыла.
Фестивальнең йомгаклау көнендә – 17 ноябрьдә дә кызыклы программа көтелә.
Оксана Иванова-Неверовадан «Приключения дракона и кота» сериясеннән яңа китап тәкъдим ителәчәк, Валя Филиппенко белән «Яңа могҗиза – аны заманча балалар язучысы нинди күрә һәм ни өчен?» темасына әңгәмә узачак.
Казанда «Балалар белән бергәләп укы» проекты кысаларында 10 чара узачак, шуларның икесе декабрьдә Татарстан Республикасының «Мирас-Наследие» беренче этномәдәни лагеренда планлаштырылган.
Россия Президенты Указы белән 2024 ел Гаилә елы дип игълан ителде.