Казанда "Си Цзиньпинның яраткан канатлы гыйбарәләре" проектының III сезоны башланды

2024 елның 23 октябре, чәршәмбе

КФУда "Си Цзиньпинның яраткан канатлы гыйбарәләре" телепроектының өченче сезоны башланып китте, анда КНР лидерының әһәмиятле сүзләре тикшерелә.


Тапшыруны ГТРК ресурсларында, "Большая Азия" каналында һәм "Российская газета" сайтында күрсәтәчәкләр. Тантаналы чарада Кытай медиакорпорациясе генераль директоры, баш мөхәррире Шэнь Хайсюн катнашты.


"Рухи аралашуның кыйммәте идеяләр һәм мәдәният алмашудан гыйбарәт. Бүген без Россиянең әйдәп баручы ММЧ эфирында "Си Цзиньпинның яраткан канатлы гыйбарәләре" телепроектының өченче сезонын ачып җибәрәбез. ККП Рәисен һәм халыкның өстенлекләр принципларын тулысынча аңлау, шулай ук ил һәм дөнья турында кайгырту Кытай мәдәниятенең уникаль рухи көчен ачты һәм Си Цзиньпин җитәкчелегендә алып барыла торган дәүләт идарәсенең асылын яктыртты", – диде ул.


Шулай ук Шэнь Хайсюн Россия мәдәниятенең дә әһәмиятен ассызыклады. Аның сүзләренчә, Кытайда бигрәк тә Александр Пушкин һәм Антон Чехов иҗаты югары бәяләнә.


Проектның өченче сезоны Казанда Россия белән Кытай арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 75 еллыгы, БРИКС саммитының беренче көнендә башланды. Кунаклар арасында танылган каләм ияләре дә шактый иде.


"Кытай – дөньядагы иң борынгы цивилизацияләрнең берсе генә түгел, дөньяның иң көчле икътисады һәм алга этәрүче көче дә. Россиянең КХР белән мөнәсәбәтләре бик җылы. Медия оешмаларының хезмәттәшлеге дә күп еллар дәвамында аерым горурлык хисләре уята. Без материаллар алмашабыз,
турыдан-туры тапшырулар оештырырга, журналистларны сайларга ярдәм итәбез", – дип сөйләде RT телеканалы һәм "Россия сегодня" медиатөркеме баш мөхәррире Маргарита Симоньян.


Ул Казанда үткәрелүче БРИКС саммитының әһәмиятен ассызыклады. Биредә алга таба дөнья төзелешенә йогынты ясаячак карарлар кабул ителәчәген фаразлады.


Чарада катнашучыларга Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковтан мөрәҗәгать килде. Аны БДТРК генераль директоры Олег Добродеев укыды.

"Си Цзиньпинның яраткан канатлы гыйбарәләре" проекты 2019 елдан башланды һәм дәвамлы булды. Бу – бик күркәм традиция. Бу ике ил арасында мәдәни багланышларга ихтыяҗ зур булуын күрсәтә. Бу эш Россия белән Кытай арасында дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштыруның 75 еллыгын билгеләп үткәр көннәрдә аеруча мөһим, чөнки бүген хезмәттәшлекнең дәрәҗәсе иң югары ноктада", – диелгән иде Песков мөрәҗәгатендә.


Ахырдан Кытай медиакомпанияләре һәм Татарстан оешмалары арасында хезмәттәшлек турында берничә килешү төзелде, шулай ук Россия һәм Кытайның милли көйләре башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International