Массакүләм мәгълүмат чараларында татар дөньясын иң яхшы яктыртуга «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» XII гомумроссия конкурсына эшләр кабул итү башланды

2024 елның 5 ноябре, сишәмбе

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясын иң яхшы яктыртуга «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» гомумроссия конкурсына гаризалар кабул итә башлады.  

Гаризалар «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан 2024 елның 5 ноябреннән 2024 елның 1 декабренә кадәр (шул көнне кертеп)  (420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, 6 кат, 608 кабинет, ММЧ бүлеге, «Татар рухы һәм каләм» – «Татарский дух и перо» XII гомумроссия конкурсына» дигән тамга белән) кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

«Татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы» (1 урын – 64 000 сум, 2 урын – 53 000 сум, 3 урын – 40 000 сум).

«Социаль челтәрләрдә татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыру буенча иң яхшы видеопроект» (1 урын – 64 000 сум, 2 урын – 53 000 сум, 3 урын – 40 000 сум).

Конкурста катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International