Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика
агентлыгы оештырган «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре»
X бөтенроссия фотоконкурсына йомгак ясалды. Конкурс «Татарстан
Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт
программасының бер өлеше булып тора.
2024 елда конкурска Россиянең 22 төбәгеннән 347 эш кабул ителде.
Катнашучылар илебездәге мәдәни традицияләрнең байлыгын һәм төрлелеген
күрсәтте, камера объективлары аша милли бәйрәмнәрнең көчен һәм
матурлыгын тапшырды.
«Иң яхшы фото» номинациясендә җиңүчеләр
- I урын: Богодвид Ксения Максимовна (Казан шәһәре, Татарстан
Республикасы), «Гадание на суженого».
- II урын: Газизова Ләйсән Глүс кызы (Актаныш районы, Татарстан
Республикасы), «Санки в Уярне: Праздник Масленицы и традиции
исцеления».
- III урын: Шәмсетдинов Артур Александрович (Казан шәһәре, Татарстан
Республикасы), «Взгляд».
«Фотоэшләр» номинациясендә җиңүчеләр
- I урын: Жабский Игорь Николаевич, (Приморье крае, Октябрь районы,
Покровка авылы), «Гусляр – певец земли русской».
II урын: Ким Олеся Георгиевна (Төмән шәһәре, Төмән өлкәсе), «Батькина
Каша».
III урын: Дарбаа Юрий Кок-оолович (Кызыл шәһәре, Тыва Республикасы),
«Эне (Бабушка)».
«Портрет» номинациясендә җиңүчеләр
I урын: Богодвид Максим Александрович (Казан шәһәре, Татарстан
Республикасы), «Уяв» сериясе.
II урын: Васильев Владимир Сергеевич (Казан шәһәре, Татарстан
Республикасы), «Питрау 2024» сериясе.
III урын: Андреева Тамара Викторовна (Стәрлетамак ш., Башкортостан
Республикасы), «Веселый праздник Сабантуй» сериясе.
Фотоконкурста катнашучы регионнар: Татарстан Республикасы, Пермь крае,
Чиләбе өлкәсе, Калмыкия Республикасы, Киров өлкәсе, Башкортостан
Республикасы, Тыва Республикасы, Коми Республикасы, Әстерхан өлкәсе,
Төмән өлкәсе, Мурманск өлкәсе, Приморье крае, Кемерово өлкәсе, Ростов
өлкәсе, Омск өлкәсе, Самара өлкәсе, Белгород өлкәсе, Чукотка автономияле
округы, Санкт-Петербург, Адыгея Республикасы, Владимир өлкәсе, Марий
Эл Республикасы.
Барлык катнашучыларга һәм җиңүчеләргә яңа казанышлар һәм иҗади җиңүләр өчен илһам телибез!