ЯҢАЛЫКЛАР



17
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

Медиахолдинг делегациясе Сочида "Бөтен Россия" заманча журналистика
форумында катнаша.

«Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия фотоконкурсына
гаризалар кабул итү 2024 елның 30сентябренә кадәр озайтылды.

26-27 сентябрь көннәрендә Иннополис шәһәрендә (Татарстан) илләрнең элемтә министрларының 10 нчы очрашуы һәм БРИКС Цифрлы форумы узачак. Ике вакыйга да Россиянең БРИКСтагы рәислеге кысаларында узачак. Форумда катнашучылар-дәүләт һәм бизнес вәкилләре, цифрлаштыру өлкәсендә экспертлар һәм мәгариф җәмәгатьчелеге вәкилләре.


16
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

XV Бөтенроссия журналистлар конкурсына эшләр кабул итү 30 сентябрьгә кадәр озайтыла. Конкурс түбәндәге номинацияләрдә уздырыла: «Телесюжетлар циклы», «Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)», «Радиотапшырулар (репортажлар) циклы», «Басма матбугатта мәкаләләр циклы», «Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы», «Балалар-яшүсмерләр өчен мәгърифәтчелек проектлары».

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән социаль реклама конкурсына эшләр кабул итү срогын 30 сентябрьгә кадәр озайту турында хәбәр итә 


13
сентябрь, 2024 ел
җомга

Мөслимдә «Күңел» радиосының районда эшли башлавы һәм «Мөслим» радиосының «Күңел» ешлыгына күчүе уңаеннан бәйрәм концерты узды.


12
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Диджитал технологияләр хәзер тормышның барлык өлкәләренә дә үтеп керә. Бүген ТНВ шушы яңа дәвергә аяк басты. Беренче тапшыру - "Татарлар" - виртуаль студиядә төшерелә башлады.


11
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр  буенча республика агентлыгы коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләрен иң яхшы яктыртуга республика массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Коррупциягә  журналист карашы» махсус журналистлар конкурсын үткәрү турында игълан итә.


6
сентябрь, 2024 ел
җомга

Нәтиҗәле дәвалау ысуллары, үз эшенең остасы булган табиблар, шулай ук  җырлар, биюләр һәм яхшы кәеф  Казандагы хәрби госпиталь пациентларына тизрәк терелергә ярдәм итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International