2025 елның 30 гыйнварында 09:00 сәгатьтә Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта «Кече Ватан - Россиянең көче» II бөтенроссия муниципаль форумының «Тормыш өчен уңайлы мохит» темасына төбәк көне узачак.
Игътибар! Аккредитация 2025 елның 27 гыйнварындагы 15:00 сәгатькә кадәр бара. Теркәү формасы сылтама буенча: https://forms.yandex.ru/u/67877be5eb6146ad54b1186f/
ММЧ өчен элемтә: Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек секторы мөдире Зәйнуллина Розалия Җәүдәт кызы, тел.: 89172799249
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча Дәүләт Советы комиссиясе рәисе итеп билгеләнде.
Төбәк көненә бөтен илдән белгечләр – муниципалитетлар вәкилләре, архитекторлар, проектлаучылар, шәһәр төзүчеләр һәм урбанистлар киләчәк, алар тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән конкрет адымнар һәм стратегияләр турында бергәләп фикер алышачак.
Төбәк көне кысаларында Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк мәйданчыгында төп торак пунктларны үстерүгә, төрле масштабтагы территорияләрнең дизайн-кодларын эшләүгә, ишегалды территорияләрен төзекләндерүгә, шулай ук иҗтимагый киңлекләрне нәтиҗәле эксплуатацияләүгә һәм карап тотуга багышланган сессияләр узачак.
Форумны һәм Төбәк көннәрен Россия Федерациясе Президенты Администрациясе ярдәмендә Бөтенроссия җирле үзидарә үсеше ассоциациясе оештыра.
«Тормыш өчен уңайлы мохит» төбәк көнен оештыручыларның берсе - Татарстан Республикасы Хөкүмәте.