ТНВ каналының иҗат коллективы тамашачыларга быел нинди проектлар тәкдим итәчәк? Алар хакында Татарстан Рәисе каршындагы Туган телләрне саклау комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов белән сүз барды.
Шулай ук, очрашуда - узган иҗади елга нәтиҗә ясадылар. Комиссия - оешкан көннән алып безнең телеканал белән нык хезмәттәшлек итә. 2024нче елда каналда чыккан тапшыруларның бер өлеше Комиссия белән берлектә әзерләнгән иде. Алар туган телне, милли мәдәниятләрне саклауга, балаларда татар теле белән кызыксыну уятуга йөз тота.
Комиссия белән эшләнгән уртак тапшыруларның кайсысы - ТНВ рейтингын иң югары ноктага күтәрә? Алдагы материал шул хакта.