Айдар Сәлимгәрәев: Журналистика – ул һөнәр генә түгел, үзенә бертөрле миссия дә

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен ел саен 13 гыйнварда билгеләп үтелә торган Россия матбугаты көне белән котлады.

«Әлеге бәйрәм – журналистиканың һөнәр генә түгел, ә иҗтимагый аң формалаштыру, буыннар элемтәсен саклау һәм ныгытуны максат итеп куйган үзенә бертөрле миссия икәнен искәртү өчен тагын бер сәбәп. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтеләчәк елда бу элемтәне ныгыту аеруча мөһим. Әлеге вакыйга безнең күңелләрдә һәм күпмилләтле халкыбыз хәтерендә мәңге сакланачак», - диде Сәлимгәрәев котлавында.

Ул 2025 елның Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителүен искәртте, шуңа күрә гаммәви мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре алдында балалар һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү, тарихи хәтерне формалаштыру, бөтен Россия җәмгыятенең бердәмлеген ныгытуга тагын да зуррак игътибар бирү бурычы тора.

«Кадерле коллегалар! Сезне бәйрәм белән котлыйм, һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар һәм безнең уртак эшне дәвам итү өчен рухи көч телим!» - дип өстәде Сәлимгәрәев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International