«Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» Бөтенроссия фотоконкурсына гаризалар кабул итү 2024 елның 16 сентябренә кадәр озайтылды. Конкурс күпмилләтле Россия халкының милли-мәдәни традицияләрен саклауның һәм үстерүнең әһәмиятен ассызыклый торган фотоэшләрне барлауга юнәлдерелгән.
XV Бөтенроссия журналистлар конкурсына эшләр кабул итү 16 сентябрьгә кадәр озайтыла. Конкурс түбәндәге номинацияләрдә уздырыла: «Телесюжетлар циклы», «Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)», «Радиотапшырулар (репортажлар) циклы», «Басма матбугатта мәкаләләр циклы», «Интернет массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы», «Балалар-яшүсмерләр өчен мәгърифәтчелек проектлары».
Казанда милли массакүләм мәгълүмат чараларының Бөтенроссия форумы башланды, аңа илнең 33 төбәгеннән делегатлар килде. Чара ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында сессия белән башланды.
Биш елдан артык газетабызның баш мөхәррире булган Гөлнара Ильяс кызы Сабирова әлеге вазыйфасыннан китә. Бүген редакция коллективына яңа баш мөхәррирне тәкъдим иттеләр.
8 сентябрьдә, Бердәм тавыш бирү көнендә, «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 7.00 сәгатьтән 20.30 сәгатькә кадәр 13 сәгатьлек «Бөтен гаилә белән сайлауга!» телемарафоны уза.
Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган
оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурска гаризалар кабул итү
2024 елның 27 сентябренә кадәр озайтылды.
Киләсе ял көннәрендә республиканың яшь блогерлары форумында катнашу өчен гариза бирү төгәлләнә.
Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен KAZAN DIGITAL WEEK халыкара форумын яктыртуда катнашырга чакырабыз. Аккредитация 6 сентябрьгә кадәр бара.
Бердәм тавыш бирү көне алдыннан массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясе 10 августта башланачак. Бу хакта «Минем тавыш» сайлаучыларның онлайн-форумында «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев хәбәр итте.
Бүген «Минем тавыш» сайлаучыларның онлайн-форумында дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларының әһәмияте һәм хосусый басмаларга хас булган фейклар турында сөйләделәр.