Энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләрен яктыртуга һәм пропагандалауга багышланган республика конкурсына гаризалар кабул итү башланды

2025 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе

Конкурс энергетик, матди, финанс, хезмәт һәм административ ресурслардан файдалануның нәтиҗәлелеген яктыртуга һәм пропагандалауга, энергия ресурсларының нәтиҗәлелегенә, энергияне сак тоту, табигатьне саклау буенча Татарстан Республикасында уздырыла торган чараларга барлык өлкә белгечләренең һәм халыкның игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Бәйге  энергияне сак тотуны, энергетика нәтиҗәлелеген арттыруны яктырту һәм пропагандалау максатыннан массакүләм мәгълүмат чаралары һәм предприятиеләрнең матбугат хезмәтләре арасында  үткәрелә.

Конкурска гаризалар һәм материаллар оештыру комитетына 2025 елның 10 мартына кадәр cetrt@mail.ru адресына кабул ителә.

Бүләкләү 2 – 4 апрельдә Казан ЭКСПО территориясендә узачак «ЭНЕРГОПРОМ» Татарстан энергетика форумы кысаларында булачак.

Тулырак мәгълүмат: tef.tatar/concurs/tef-konkurs-smi/, «Татарстан Республикасы энергия ресурсларының  нәтиҗәле технологияләре үзәге» дәүләт автоном учреждениесенең мәгълүмат-нәшрият һәм белем бирү эшчәнлеге бүлеге, телефон: (843) 272-99-43, 272-19-21, 272-99-69,  сайт: tef.tatar.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International