«Татмедиа» һәм ЛХР Элемтә министрлыгы хезмәттәшлекне үстерү турында килешү төзеде

2025 елның 20 гыйнвары, дүшәмбе

Луганск Халык Республикасында "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм "Татмедиа" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков тарафыннан  "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Луганск Халык Республикасы Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы арасында хезмәттәшлекне үстерү турында килешү имзаланды.

Документны имзалау тантанасы Луганскида Журналистлар йортында узды.

"Хезмәттәшлекне үстерү турында килешү – олы юлның башы. Минемчә, бу безнең бергәләп тормышка ашырачак яңа кызыклы проектлар өчен нигез булыр", – диде "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

"Татарстан белән безнең бик нәтиҗәле, нык, чын дуслык. Без тармакның төрле юнәлешләрендә даими рәвештә коллегаларыбыз тәҗрибәсеннән файдаланабыз ", – дип ассызыклады ЛХР Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Андрей Ершов.

ЛХРга эш сәфәре вакытында республика агентлыгы вәкилләре Луганскидагы коллегалары өчен ММЧда сторителлинг һәм ясалма интеллект куллану темасына семинарлар уздырды.

«Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков әлеге юнәлештә актив хезмәттәшлек итүгә ышанычын белдерде. Ул эш онлайн-форматта да дәвам итәчәк. Ике төбәктән коллегалар материалларны нейрочелтәрләр кулланып тикшерү, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа тенденцияләр турында фикер алышу өчен телеграм-чат булдырылачак.

«Без мөмкин кадәр ачык, сезнең белән иҗади дуслыкка әзер», – диде Шамил Садыйков.

Студент журналистлар алдында шулай ук “Татар-информ” хәрби корреспонденты Равил Мөкминов чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International