Луганск шәһәрендә Журналистлар йортында ЛХР һәм Татарстан медиаҗәмәгатьчелеге вәкилләренең очрашуы булды. Әлеге очрашу кысаларында массакүләм мәгълүмат чараларында сторителлинг һәм ясалма интеллект куллану буенча семинарлар үткәрелде.
Очрашуда катнашучыларга сәламләү сүзе белән ЛХР Россия журналистлар берлеге рәисе Евгений Мурылёв мөрәҗәгать итте. Ул әлеге чараның үзе өчен шатлыклы булуын белдерде һәм моның тарихи мизгел булуын ассызыклады, чөнки журналистлар Татарстан кунакларын күптән көтте.
«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев үз чиратында Татарстан Республикасы белән ЛХР арасындагы тыгыз багланышларны билгеләп үтте.
"Луганск Халык Республикасында без ике шәһәргә – Лисичанск һәм Рубежная калаларына шефлык итәбез. Сездә заманча форматка һәм яңа технологияләргә күчү Татарстанга караганда җиңелрәк, дип әйтәсем килә", – диде ул.
ЛХР Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Александра Веселова билгеләп үткәнчә, Татарстан хезмәттәшлек тәкъдим иткән төбәкләрнең берсе булып тора.
"Безнең хезмәттәшлек ике ел дәвам итә инде, һәм бу – чик түгел, ә олы юлның башы гына. Татарстандагы хезмәттәшләр традицион массакүләм мәгълүмат чараларының кадерен белә һәм шул ук вакытта, цифрлы сервисларны медиа эшенә кертеп, заманча технологияләр дә куллана. Бүген Татарстаннан килгән журналистлар үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак, бу безгә үз эшебездә ясалма интеллект, нейрочелтәрләр кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Мин нәтиҗәле хезмәттәшлегебезгә бик шат! Без чыннан да дуслар!"– диде ул.
"ТАТМЕДИА" АҖ генераль директоры Шамил Садыйков чараны яхшы оештырган өчен ЛХР Цифрлы үсеш министры урынбасары Александра Веселовага рәхмәт белдерде һәм хуҗаларның дустанә мөнәсәбәтен ассызыклап үтте.
Хәрби корреспондент Равил Мөкминов тәҗрибә уртаклашып иҗади проектлар турында сөйләде. Ул журналистларга һәм студентларга эшкә кызыксыну белән карарга һәм ялкауланмаска киңәш итте.
"Сез темалар эзләү, геройлар белән аралашу, яңа проектлар булдыру үзегезгә кызык булганда гына яхшы журналист була аласыз. Ялкаулык турында онытыгыз! Сез кайдадыр ял иткәндә, икенче берәү сез эшли алырлык эшләрне эшләп куячак", – диде ул.
Ахырда «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директорының социаль медиа буенча Арсений Соколов видеоконференция режимында Луганск журналистларына массакүләм мәгълүмат чаралары эшендә ясалма интеллект куллану үзенчәлекләре турында сөйләде.