ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

Казанда Илкүләм телерадиотапшырулар ассоциациясенең төбәк телевидениесе үсеше перспективаларына багышланган түгәрәк өстәле узды. Төп спикер булып ассоциациянең яңа президенты Алексей Малинин чыгыш ясады, ул телевидениенең хакимият һәм җәмгыять арасындагы
хезмәттәшлекнең төп инструменты булуына басым ясады.

 


9
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

18 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр Казанда Relita кунакханәсендә алтынчы халыкара
«Медиафорум-2023: кеше хокуклары, яңа технологияләр һәм халыкара мәгълүмат иминлеге
контекстында журналистика иреге» узачак. Чараны Россия Тышкы эшләр министрлыгы «Халыкара
тормыш» журналы оештыра.


6
октябрь, 2023 ел
җомга

Креатив индустрияләр федерациясе «Креатив индустрия: журналист карашы» беренче
бөтенроссия конкурсы башлану турында игълан итә, ул креатив индустрияләр өлкәсендә
эксперт мәгълүмат материалларын формалаштыруга багышлана. Россия журналистлары
эшләрен жюрига 2023 елның 3 мартыннан 1 ноябренә кадәр тапшыра алачак.


5
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Конкурс «Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан уздырыла.


4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Казанда җырчы һәм театр актрисасы, ТАССРның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачылды. Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Татарстан урамы, 16/78 йорт адресы буенча урнаштырылды. Чараны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырды.

2023 елның 3 октябрендә «Диалог» уку-укыту үзәге базасында Татарстан Республикасының академик бергәлеге вәкилләре өчен «Массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек» темасына уку уздырылды. Анда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, А.Х.Халиков исемендәге Археология институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Гамәли семиотика институтынан җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр катнашты.


2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» акционерлар җәмгыятен 16 еллыгы белән котлады.


28
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Индонезиянең Televisi Republik Indonesia (TVRI) дәүләт телекомпаниясе хезмәткәрләре Казаннан туры эфирга чыкты. Алар ТНВ телеканалы студиясендә булды һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белән очрашты. Ул кунакларга җирле массакүләм мәгълүмат чаралары, республиканың мәдәни төрлелеге турында сөйләде һәм алар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.


27
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

27 сентябрьдә Казанда режиссер Антон Богдановның «Иван Семёнов: Большой поход» фильмының премьерасы узачак.

«Журналист» медиа төркеме, «Журналист» журналы Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларын «Матбугатның алтын фонды» проектында катнашырга чакыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International