«Матбугатның алтын фонды-2024» проектында катнашуга гаризалар кабул ителә

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

«Журналист» медиа төркеме, «Журналист» журналы Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларын «Матбугатның алтын фонды» проектында катнашырга чакыра.

Проектның максаты – сыйфатлы матбугатны һәм материалларның жанр төрлелеген саклап калу. Бүгенге Россиядә сыйфатлы матбугатны үстерү шартларының  катлаулы булуы, журналист хезмәтенең критерийларын юкка чыгару һәм медиасферада еш кына һөнәри, этик нормаларны тупас рәвештә санга сукмау бу проектны актуаль итә.

Басмаларга экспертиза нәтиҗәләре буенча йомгаклау беркетмәләре һәм тәкъдимнәре журналист эшенең көчле һәм йомшак якларын күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Аерымлык билгесенә ия булган басмаларга 2024 елның 1 гыйнварыннан  башлап ел дәвамында үз басмасында махсус график билге кую хокукы бирелә.

Аерымлык билгесе һәм сертификат 2024 елның апрелендә Мәскәүдә Россия ММЧ еллык эшлекле форумында тапшырылачак.

Катнашуга гаризалар 2023 елның 31 октябренә кадәр кабул ителә.

Төгәлрәк сайтта: https://zolfondpress.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International