Индонезия телеканалы журналистлары Казаннан туры эфир уздырды

2023 елның 28 сентябре, пәнҗешәмбе

Индонезиянең Televisi Republik Indonesia (TVRI) дәүләт телекомпаниясе хезмәткәрләре Казаннан туры эфирга чыкты. Алар ТНВ телеканалы студиясендә булды һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белән очрашты. Ул кунакларга җирле массакүләм мәгълүмат чаралары, республиканың мәдәни төрлелеге турында сөйләде һәм алар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.

Бүген Индонезия кунакларының шулай ук Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы планлаштырыла, ул РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Россия – Ислам дөньясы» стратегик төркеменә җитәкчелек итә.

Моннан тыш, журналистлар ТР башкаласының мөселман дин объектларын һәм "Хәләл" стандартлары буенча эшләүче предприятиеләрне карады. Турыдан-туры трансляция вакытында алар, Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе буларак, Татарстанның инвестицион перспективалары турында, шулай ук җирле мәдәниятнең һәм сәнгатьнең күптөрлелеге турында сөйләргә планлаштыра.

Televisi Republik Indonesia телеканалының аудиториясе бүгенге көнгә 225 млн кешегә җитә. Индонезия халкының 88 % ка якыны ислам динен тота, һәм Татарстан бу илдә яшәүчеләргә әлеге дин таралган иң төньяк урыннарның берсе буларак та кызыклы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International