ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Казанда җырчы һәм театр актрисасы, ТАССРның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова истәлегенә мемориаль такта ачылды. Мемориаль такта җырчы яшәгән йорт диварына – Казан шәһәре, Татарстан урамы, 16/78 йорт адресы буенча урнаштырылды. Чараны Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырды.

2023 елның 3 октябрендә «Диалог» уку-укыту үзәге базасында Татарстан Республикасының академик бергәлеге вәкилләре өчен «Массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек» темасына уку уздырылды. Анда Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, А.Х.Халиков исемендәге Археология институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Гамәли семиотика институтынан җитәкчеләр һәм хезмәткәрләр катнашты.


2
октябрь, 2023 ел
дүшәмбе

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» акционерлар җәмгыятен 16 еллыгы белән котлады.


28
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Индонезиянең Televisi Republik Indonesia (TVRI) дәүләт телекомпаниясе хезмәткәрләре Казаннан туры эфирга чыкты. Алар ТНВ телеканалы студиясендә булды һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белән очрашты. Ул кунакларга җирле массакүләм мәгълүмат чаралары, республиканың мәдәни төрлелеге турында сөйләде һәм алар белән хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышты.


27
сентябрь, 2023 ел
чәршәмбе

27 сентябрьдә Казанда режиссер Антон Богдановның «Иван Семёнов: Большой поход» фильмының премьерасы узачак.

«Журналист» медиа төркеме, «Журналист» журналы Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларын «Матбугатның алтын фонды» проектында катнашырга чакыра.


22
сентябрь, 2023 ел
җомга

Татарстанның спорт йолдызы кайчан кабынды?

10 ел элек Казанда булган халыкара вакыйганың роле нинди?


21
сентябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Абхазия Республикасы башкаласы Сухум шәһәрендә «Татмедиа» һәм «Апснымедиа» арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка Татарстан медиахолдингы генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Апснымедиа» медиатөркеме генераль директоры Роберт Джопуа имза салды.


19
сентябрь, 2023 ел
сишәмбе

 Илкүләм телерадиотапшырулар ассоциациясе генераль директоры Александр Широкихның "Телевидениегә заманча цифрлы технологияләрне кертү" темасы буенча чыгышы планлаштырыла.

Бүген Сочида рәсми рәвештә традицион "Бөтен Россия" заманча журналистика форумы ачылды. "Татмедиа" медиахолдингы форумда үзенең берничә медиапроектын  – "Чаян" журналының 100 еллыгына багышланган күргәзмә, "Идел" һәм "Идель" яшьләр журналларын, шулай ук "Татмедиа династиясе" проектын тәкъдим итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International