Казанлылар Антон Богдановның «Иван Семёнов: Большой поход» фильмын беренчеләрдән булып карый алачак

2023 елның 27 сентябре, чәршәмбе

27 сентябрьдә Казанда режиссер Антон Богдановның «Иван Семёнов: Большой поход» фильмының премьерасы узачак.

Фильмны төшергәндә туристик поход оештырылган, анда 40 төбәктән 4 меңгә якын кеше катнашкан. Бу поход  рәсми рәвештә Россиянең рекордлар реестрында теркәлгән. Бу турыда  матбугат конференциясендә ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова белдерде.

«Без республика халкының «Иван Семёнов: Большой поход» фильмын карау мөмкинлеге булуга бик шат. Бу фильм гаилә, яхшылык һәм мәхәббәт турында» ,– диде спикер.

«Иван Семёнов: Большой поход» – хулиган һәм фантазер Иван Семенов турындагы популяр тарихның дәвамы. «Икенче өлештә без геройлар белән бергә «үсәбез». Бу өлеш теләкләр, үҗәтлек турында һәм иң мөһиме – маҗараларга бәйле», – дип бүлеште режиссер.

Богданов билгеләп үткәнчә, фильм ата-аналарга баланың балачагын тулысынча тоярга, эчке азатлык бирү кирәклеген аңларга ярдәм итәчәк.

Кинокартинаны Казанда Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә күрсәтәчәкләр. Казанлыларга картинаны федераль премьерага бер көн кала тәкъдим итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International