ЯҢАЛЫКЛАР


17
ноябрь, 2023 ел
җомга

Шимбә, 18 ноябрьдә, РБК телеканалында Татарстан һәм аның башкаласына багышланган  «Төбәк портреты» программасының яңа чыгарылышы тәкъдим ителәчәк. Билгеле булганча, Казан шәһәрендә февраль аенда «Киләчәк уеннары – 2024» халыкара мультиспорт фиджитал-турниры узачак.


15
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы Интернет челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт телләрен популярлаштыру буенча республикакүләм конкурста катнашуга гаризалар кабул итә.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәрби комиссариатка Татарстан солдатлары өчен газеталар һәм журналлар тапшырды. Алар Ерак Көнчыгышта хезмәт итәчәк.
 


10
ноябрь, 2023 ел
җомга

Татарстанның Иҗтимагый палатасында “Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге  коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктырту” конкурсына йомгак ясадылар.

Онлайн аралашу заманча кешенең көндәлек тормышына һәм хезмәтенә торган саен ныграк үтеп керә.

Бик тиздән премьера!
Татарстан белән Кытайны нәрсә бәйли? Татарстан белән Кытайның якынаюында нәрсә аеруча мөһим?


8
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Бүген Казанда “Күпчалымлы Россия” журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурска илнең төрле почмакларыннан 800 дән артык гариза кергән. Алар арасында радио, телевизион һәм интернет-проектлар бар. Төп бүләккә кем ия булды? "Татар-информ" репортажында.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билалов танылган алып баручы Арина Шәрәпова белән 90 нчы еллар телевидениесенең яхшы һәм начар яклары, журналистиканың якын киләчәктә нинди булачагы, сәяси тапшырулар  һәм Татарстан турында сөйләште.


31
октябрь, 2023 ел
сишәмбе

«Россиядә татар телендәге иң күп укыла торган сайт - елына 1 350 000 уникаль укучысы булган «Интертат» сайты. Баш мөхәррир - Рәмис Латыйпов», - дип теркәде «Интеррекорд» (INTERRECORD) Халыкара рекордлар китабы.


26
октябрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов һәм Кырым Республикасының «Миллет» кырым татарлары телерадиокомпаниясе генераль директоры Лилия Веджатова хезмәттәшлек турында килешүне имзалады. Бу вакыйга Бөтенроссия татар журналистлары форумы делегатларының «Татмедиа» җитәкчелеге белән очрашуы вакытында булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International