Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» акционерлар җәмгыятен 16 еллыгы белән котлады

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев «Татмедиа» акционерлар җәмгыятен 16 еллыгы белән котлады.

«Татмедиа» акционерлар җәмгыятен 16 еллыгы белән котлыйм! 16 ел дәвамында сез Татарстанда гына түгел, Идел буенда иң зур медиахолдинг исемен аклап барасыз. Сезнең составта 98 район, шәһәр, республика газетасы, 17 журнал, 19 телеканал, 14 радиостанция, 81 сайт, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Һәр редакциядә үз эшенең чын профессионалы эшли, сез тәүлек әйләнәсе контент булдырасыз! Алга таба уңышлар, яңа үрләр телим!» диелә котлауда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International