Журналистлары өчен «Креатив индустрия: журналист карашы» конкурсы игълан ителде

2023 елның 6 октябре, җомга

Креатив индустрияләр федерациясе «Креатив индустрия: журналист карашы» беренче бөтенроссия конкурсы башлану турында игълан итә, ул креатив индустрияләр өлкәсендә эксперт мәгълүмат материалларын формалаштыруга багышлана. Россия журналистлары эшләрен жюрига 2023 елның 3 мартыннан 1 ноябренә кадәр тапшыра алачак. 

«Халык аңында әле «креатив индустрия», «креатив икътисад», «креатив эшмәкәр» төшенчәләренең образы һәм аларны аңлау формалашып бетмәгән. «Креатив индустрия: журналист карашы» конкурсы ярдәмендә без бу өлкәне, тирән эксперт фикерләрдән, күңел ачу һәм иҗтимагый-популяр карашлардан чыгып, халыкка күбрәк күрсәтергә, аның турында фикер алышырга телибез. Моның өчен журналистлар арасында тема белән кызыксыну уятырга кирәк. Бигрәк тә төбәкләрдә», – дип билгеләп үтте креатив
индустрияләр федерациясе генераль директоры Игорь М. Намаконов.

Конкурста катнашу өчен Россия Федерациясе теркәлгән массакүләм мәгълүмат чаралары рәсми реестрында булган онлайн яисә басма массакүләм мәгълүмат чараларында 2023 елның 1 гыйнварыннан 1 ноябренә кадәр басылып чыккан публицистик эшләр кабул ителә. Конкурста катнашу өчен тәкъдим ителә торган форма буенча гариза җибәрергә кирәк. Гаризалар штатта эшләүче журналистлардан да, штаттан тыш хәбәрчеләрдән һәм фрилансерлардан да кабул ителә.

Авторларга биш төп тема тәкъдим ителә: тикшеренү һәм аналитик эшләр (эксперт фикерләр, күзәтүләр, тенденцияләр), тармак материаллары (конкрет индустрия турында), йөзләрдә креатив индустрияләр (интервью, уңыш тарихы, биографик очерклар), Россия креатив продукты (локаль продуктлар/брендлар/компанияләр турындагы кейслар) һәм креатив индустрияләрнең төп вакыйгаларын яктырту (Россия креатив атнасы һәм башка чаралар).


Конкурс эшләрен бәяләгәндә, жюри (аның составына тармак лидерлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре керәчәк) материалның экспертлык критерийларыннан, теманың актуальлегеннән һәм материалның үз вакытында дөнья күрүеннән, әлеге тикшеренүләр һәм текстның оригинальлегеннән, авторларның компетентлыгыннан чыгып эш итәчәк.

«Креатив индустрия: журналист карашы» бөтенроссия конкурсы профессиональ авторларга ярдәм итүгә һәм журналистларның креатив индустрияләр өлкәсендә экспертлыгын арттыруга юнәлдерелгән. Конкурс нәтиҗәләре агымдагы елның декабрендә билгеле булачак. Иң яхшы материал авторларының исеме креатив индустрияләр федерациясенең мәгълүмат ресурсларында бастырылачак һәм 2023 елгы креатив индустрияләр өлкәсендә иң яхшы журналистлар исемлегенә керәчәк. Бу исемлек авторлар, федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары арасында хезмәттәшлек өчен файдаланылачак.

Жюри авторларның йомгаклау исемлеген бастырудан тыш, «Креатив индустрия: журналист карашы» конкурсының бүләге биреләчәк өч авторны билгеләячәк. Гомуми приз фонды 300 000 сум тәшкил итә. Беренче урынга чыккан автор –150 000 сум, икенчесе – 100 000 сум, өченчесе 50 000 сум алачак. Креатив индустрия тәкъдим итүче ассоциацияләр һәм компанияләр арасыннан булган конкурс партнерлары махсус номинацияләрдә иң яхшы дип танылган эшләр өчен аерым бүләкләр бирәчәк.​ 
Контакт: Фадеева Илона 8930-803-75-39

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International