«Хәерле юл!»: «Татмедиа»да булачак беренче сыйныф укучыларына бүләк тапшырдылар

2023 елның 28 августы, дүшәмбе

«Татмедиа» акционер җәмгыятендә булачак беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән очрашу булды. Агентлык җитәкчелеге балаларны яңа тормышка  аяк басулары белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Сәламләү сүзе белән яшь кунакларга «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков мөрәҗәгать итте. Алар укучыларга уңышлы укулар һәм яңа җиңүләр теләделәр.

 «Татмедиа» АҖ филиаллары хезмәткәрләре балаларга тантаналы шартларда  әкиятләр һәм мәктәп кирәк-яраклары тутырылган  портфельләр тапшырды. Быел Татарстанның 20 районыннан, шулай ук Казаннан 67 бала шундый рюкзак алачак.

«Бүген бездә зур бәйрәм, «Татмедиа» АҖ хезмәткәрләренең 67 баласы беренче сыйныфка бара», – диде медиахолдинг генераль директоры.

Бүләкләр тапшырганнан соң, бәйрәмдә катнашучылар истәлеккә фотога төштеләр. Булачак беренче сыйныф укучыларына багышлап "СалаваТік" проектыннан яшь музыкантлар чыгыш ясады. Балалар өчен бәйрәм табыны әзерләделәр, шарлар бүләк иттеләр. Теләгән кешеләр өчен бәйгеләр үткәрелде, аларда балалар үз белемнәрен күрсәтә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International