Дагыстанда «Голос Евразии» Бөтенроссия фестивале конкурсына йомгак ясадылар. «Татарстан» ДТРК радиосы Рәсүл Гамзатов истәлегенә багышланган радиотапшырулар циклы өчен Гран-при алды.
Быел Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатович Гамзатовның тууына йөз ел тула. Педагогика училищесында укыганда ук ул Бөек Ватан сугышына багышланган беренче шигырьләр җыентыгын чыгара. Гамзатовның иҗаты Дагыстанны һәм авар телен бөтен дөньяга таныта.
Тапшырулар циклының авторы – танылган журналист Нәсим Акмал, ул "Мой Дагестан" китабының беренче өлешен татар теленә тәрҗемә иткән. Бу хезмәт радионың иҗат коллективын һәм авторны Ватан, тел һәм милләт турында тапшырулар циклын эшләүгә рухландырган.