Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: «Телесюжетлар циклы», «Телепроектлар (документаль фильм, телепрограммалар) циклы», «Радиотапшырулар (репортажлар) циклы», «Басма матбугатта мәкаләләр циклы», «Интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы», «Балалар-яшүсмерләр өчен мәгърифәтчелек проектлары».
Конкурста җиңүчеләр алты номинация буенча дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк (гран-при – 500 мең сум, 1 урын – 100 мең сум, 2 урын – 70 мең сум, 3 урын – 50 мең сум), гомуми приз фонды 1 820 000 сум тәшкил итә.
Узган конкурста Ямал-Ненец автономияле округыннан, Дагыстан Республикасыннан, Төньяк Осетия-Алания Республикасыннан, Татарстан Республикасыннан, Оренбург өлкәсеннән, Краснодар краеннан, Ханты-Манси автономияле округыннан, Тула өлкәсеннән, Пенза өлкәсеннән, Марий Эл Республикасыннан катнашучылар җиңеп чыкты.