Татарстанда «Ышаныч һәм иминлек» республика конкурсы башланды

2023 елның 29 августы, сишәмбе

Массакүләм мәгълүмат чаралары арасында юл хәрәкәте иминлеге проблемаларын яктырту буенча  үткәрелә торган конкурс киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юл хәрәкәте иминлеге проблемаларына җәлеп итү, телевидениедә, радиода, басма вакытлы матбугатта, электрон массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы журналист эшләрен ачыклау һәм бүләкләү максатында үткәрелә.

Конкурска тәкъдим ителгән эшләргә Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкилләреннән, республиканың әйдәп баручы журналистларыннан һәм ММЧ җитәкчеләреннән торган бәйсез жюри бәя бирәчәк. 

Конкурста ММЧ редакцияләре, журналистлар, язучылар, штаттан тыш авторлар (блогерлар), Татарстан Республикасы дизайнерлары катнаша ала. 

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча уздырыла: «Балаларга имин юллар»; «Көндәлек юллар», «Юллар сагында»; «Социаль реклама»; «Юл хәрәкәте кагыйдәләре – тормыш кагыйдәләре»; «Юл патшалары», «Юлларны саклагыз!».

Эшләр 2023 елның 30 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе идарәсенә smigibdrt@mail.ru электрон почтасы аша җибәрелә,  «Тема» графасында исем-фамилия һәм район (шәһәр) күрсәтелә. Белешмәләр өчен телефон: (843) 533-39-09.

Нәтиҗәләр ясау һәм бүләкләү 2023 елның декабрендә үткәреләчәк. 

Конкурс турындагы нигезләмә белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International