“Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев татар язучысы һәм шагыйре Равил Фәйзуллинны 80 яшьлек юбилее белән котлады.
«Хөрмәтле Равил Габдрахман улы!
Сезне Татарстан Республикасы медиатармагының барлык вәкилләре исеменнән туган көнегез белән ихлас күңелдән котлыйбыз!
Сез 1960 нчы елларда СССР Язучылар берлегенең иң яшь әгъзасы булгансыз. Бүген Сез – Татарстан Республикасының халык шагыйре, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе; китаплары рус, татар, башкорт һәм башка күп телләрдә миллионга якын гомуми тираж белән басылып чыккан олпат шәхес.
Республикабыз Сезнең казанышларыгызны һәм татар милли шигъриятен үстерүгә керткән өлешегезне югары бәяләде. Сез Муса Җәлил исемендәге Татарстан комсомолы премиясенә һәм Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә лаек булдыгыз.
Шигърият белән бәйләп «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, Татарстан Республикасы Югары Советы депутаты вазыйфаларында хезмәт иттегез, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы булып торасыз.
Сезнең актив гражданлык позициягез, тормышны яратуыгыз, үз-үзегезгә таләпчән булуыгыз атаклы каләм әһелләре өчен дә, яшь язучы-шагыйрьләр, журналистлар өчен дә үрнәк булып тора.
Сезгә саекмас иҗади озын гомер, яңа казанышлар өчен көч, нык сәламәтлек һәм бәхет телибез”, – диелә котлауда.
Белешмә: Фәйзуллин Равил Габдрахман улы
Татар язучысы, мөхәррир, шагыйрь, публицист, Татарстанның халык шагыйре.
1943 елның 4 августында Татарстан АССР Балык Бистәсе районы Юлсубино авылында туа. 1965 елда Казан дәүләт университетының филология факультетын, ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты каршында аспирантура тәмамлый.
Шагыйрьнең шигырьләре, поэмалары һәм публицистикасы Европа һәм Азия халыклары телләренә тәрҗемә ителгән. Равил Фәйзуллин иҗаты белән Италия, Англия, Франция, Сирия, Венгрия, Монголия һәм башка илләр халкы таныш. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай һәм М. Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.