«Татарстан» ДТРК Республика көненә махсус проект тәкъдим итә

2023 елның 29 августы, сишәмбе

«Татарстан» ДТРК Шәһәр һәм Республика көнендә «Россия 24» телеканалында быел җәй көне Татарстанда билгеләп үтелгән милли бәйрәмнәр турында яңа «Под сенью традиций» фильмын күрсәтәчәк.

Русларның «Каравон», татарларның «Сабантуй», мариларның «Семык», мордваларның «Валда шинясь», удмуртларның «Гырон быдтон», чувашларның «Уяв» һәм керәшеннәрнең «Питрау» бәйрәмнәрен. Бу бәйрәмнәр безнең көннәргә дә килеп җиткән. Ел саен Татарстанда җәй дәвамында гореф-гадәтләр искә алына.

Халык җырлары һәм биюләре, тәмле ризыклар, милли ярышлар – И.Кислицына проектындагы иң якты кадрлар булып тора.

Премьера – 30 августта 8:00 сәгатьтә, кабатлаулар 17:30 һәм 21:00 сәгатьләрдә булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International