Республика халкы арасында интернет аша штраф түләү, ЗАГСка язылу, капиталь ремонт барышын күзәтү киң кулланышка кереп китте. Бу Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының торган саен уңайлана баруына гына түгел, гомумән дә, электрон рәвештә башкарыла торган хезмәтләрнең артуына да бәйле.
7 октябрьдә, сәгать 9.00 «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы брифинг-залында (Академия урамы, 2-нче йорт) “Нотариаль эшчәнлектә яңа информацион технологияләрнең кулланылышы” темасына матбугат-конферециясе була.
15 сентябрьда, сәг. 11.00 “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының брифинг-залында (Академия урамы, 2 йорт , тел. 570 31 04) Контактта (ВКонтакте) социаль челтәренең татарча версиясен булдыруга багышланган матбугат конференциясе узачак.
24 июнь көнне «Казан» халыкара ат спорты комплексында Россия президенты бүләгенә ат чабышлары уздырылачак. Бу ярыш илебезнең иң популяр һәм көтеп алына торган спорт чараларынынан берсе.
15-18 июньдә Казанда үткәреләчәк “Милли тормыш һәм дин” II Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Россиянең 39 төбәгеннән дини даирәнең 800ләп вәкиле катнашыр дип көтелә.
6 апрельдә сәгать 11.00 Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының брифинг-залында (Академия ур., 2-нче йорт) II Идел буе яшьләренең «МИЛЛИ ХӘЗИНӘ» халык иҗаты конкурс-фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була.
“Татмедиа” агентлыгында узган “түгәрәк өстәл”дә әнә шул хакта фикерләштеләр
Милли балалар әдәбияты һәм милли матбугат бүген ни рәвешле туган телне өйрәнүдә ярдәмче була ала? “Татмедиа” агентлыгында ТР Министрлар Кабинеты Аппараты, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, ТР Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, Татарстан китап нәшрияты вәкилләре, балалар һәм үсмерләр өчен татар телле басмалар мөхәррирләре, укытучылар, тәрбиячеләр катнашында узган “түгәрәк өстәл”дә әнә шул хакта фикерләштеләр.
1 март көнне Г.Кәриев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге утырышы узачак.
Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Татарстан Җөмһүрияте Мөселманнарының Диния Нәзарәтен үзгәртеп кору, киләчәктәге үзгәрешләр. Дәүләт хакимияте һәм ТҖ МДНнең үзара бәйләнеше” дигән темага матбугат конференциясе узды.
2010 елның 16 гыйнварында сәгать 17.00 “Ак Барс” яшьләр үзәгендә (Декабристлар урамы 1 йорт) Икенче ел рәттән үткәрелүче “ Раштуа йолдызы – 2010” дип исемләнгән керәшен җырларын башкаручылар фестивале узачак. Фестивальне Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре керәшен халкының иҗтимагый оешмалары үткәрә.