Татарстан Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиеваның котлау хаты.
"Әлеге бәйрәм һөнәри бәйрәм кысаларына гына сыешмый, – диелә котлауда. – Чөнки, Интернет челтәренең, электрон массакүләм мәгълүмат чараларының көчле үсешенә карамастан, бүген тормышыбызны, элеккечә үк, газета, журналлар һәм китаплардан башка күз алдына китереп булмый. Хәзер Татарстанның басма матбугаты гражданлык җәмгыятенең йогынтылы институтлары буларак үсә. Басма сүзгә ышаналар, аңа колак салалар. Татарстанның иң күп укучы РФ субъектлары исәбенә керүе – моның ачык дәлиле. Бүген республикабызда яшәүче һәр мең кешенең берсенә вакытлы матбугат басмаларының 430 дан артыграк әбүнә нөсхәсе туры килә. Россия Федерациясендәге уртача күрсәткечтән ике тапкырга күбрәк бу!
Бу бәйрәм көнендә барлык матбугат хезмәткәрләренә иҗади күтәренкелек, укучыларының сафы ишәюен һәм иминлек телим!"
Мәгълүмат “Ватаным Татарстан” газетасы (13.01.2012 № 4-5 (26723-26724)
материалларына нигезләнеп әзерләнде