Өйрәнергә соң түгел!

2012 елның 6 феврале, дүшәмбе

“Россия пенсионерлар берлеге” Гомумроссия иҗти­магый оешмасының төбәк бүлеге тәкъдиме белән 1 гыйнвардан Татарстанда яшәүче пенсионерларны, пенсия алды яшендәге, өлкән яшьтәгеләрне компьютерга өйрәтү буенча “Интернет – озын гомер” дигән проект старт алды.

Компьютер серләренә өйрә­нү хокукына гомуми яки ташламалы нигездә картлык буенча, инвалидлык, туендыручысын югалту очрагы буенча хезмәт пенсияләре, тиешле еллар эшләгән өчен, картлык буенча дәүләт пенсия­ләре алучылар, билгеләнгән тәртиптә эшсез дип табылып, пенсия яшенә җитеп килү­челәр (картлык буенча хезмәт пенсиясенә чыгуга, шул исәптән картлык буенча вакытыннан алда билге­ләнелә торган хезмәт пенсиясенә чыгуга 2 ел калган), 55 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 60 яшькә җиткән ир-атлар ия.

Компьютерга өйрәтү буенча төркемнәр җыю граж­даннарның теркәлү, яшәү яки вакытлыча яшәү урыны буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә хәл ителә. Курслар, төркемнәр туплауга карап, мәгариф учреждение­ләре базасында (мәктәпләр, югары уку йортлары) оештырыла.

Бушлай курслар 72 уку сә­гатенә исәпләнгән. Шулай итеп, өлкән яшьтәге гражданнарыбыз Интернет чел- ­тәре, электрон почта белән эшләү, дәүләт хезмәте күрсә­түләрне электрон рәвештә алу, аралашу даирәсен ки­ңәйтү, тормышта активлыгын саклау мөмкин­леге алачак.

Компьютер серләренә бушлай өйрәнергә хокукы һәм теләге булганнар халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итә ала.

«Ватаным Татарстан» газетасы,  04.02.2012 №21 (26740)

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International