Быел ул 6 номинациядә үткәрелә
Казан мәктәпләренең 64 укытучысы “Казан каласының иң яхшы укытучысы-2012” конкурсында һөнәри осталыкта көч сынаша. Конкурс исә “Укытучы-предметчы”, “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы”, “Тормыш иминлеге нигезләре” курсы буенча укытучы”, “Иң яхшы класс җитәкчесе”, “Иң яхшы педагог-психолог”, “Иң яхшы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе” – барлыгы 6 номинациядә үткәрелә.
Катнашучылар арасында номинацияләр буенча 10 февральда җирәбә салынганнан соң, кичә инде конкурс көннәре башланды һәм ул 25енә кадәр дәвам иттерелә, дип хәбәр итә конкурс сайты. Алай да, “Казан каласының иң яхшы укытучысы-2012”нең гуманитар һәм табигать–математика циклларыннан “Укытучы-предметчы”, “Татар теле һәм әдәбияты укытучысы” финал конкурслары 21енә, “Тормыш иминлеге нигезләре” укытучылары, тәрбиячеләр һәм педагог-психологлар арасында 17сенә билгеләнгән.
Татарстан башкаласының 2012 елдагы иң әйбәт укытучыларын сайлау конкурсын исә Казан мәгариф идарәсе белән Шәһәр методик үзәге оештырган.
14 Февраль 2012 ел, “Татар-информ” МА,