Алабугада Балалар университеты эшли башлады. Ачылыш тантанасына килгән 700 гә якын балага студент билетлары да тапшырдылар. Әлеге университетта 8 яшьтән 12 яшькә кадәр булган балалар белем алачак. Дәресләр аена бер тапкыр – якшәмбе көнне уздырыла. Лекциядән кала укучыларга гамәли очрашулар да оештырылыр, дип көтелә. Олыларның уку йортыннан аермасы бер генә – балаларга зачет-имтиханнар тапшырырга туры килмәячәк. Алабугадан тыш, Балалар университеты филиалын Чаллы һәм Яшел Үзәндә дә ачарга ниятлиләр.
«Ватаным Татарстан» газетасы 13.12.2011 №247 (26706)