Яңа ректор килде

2011 елның 12 декабре, дүшәмбе

Казан дәүләт энергетика университетында Татарстан Премьер-ми­нистры И.Халиков, Премьер-министр урынбасары – энергетика министры И.Фәрдиев, башка рәсми кешеләр катнашында университет ректоры вазыйфаларын башкаручы белән таныштыру булды.

Татарстан Премьер-министры энергетика университеты ректоры вазыйфасын башкаручы бурычларының Эдвард Юныс улы Абдуллаҗановка йөкләнүе турында РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгын укып үтте. Илдар Халиков әйтүенчә, Эдвард Юныс улы энергетика системасын, вузны яхшы белүе белән аерылып тора. Татарстан Премьер-министры Президент һәм Хөкүмәт исеменнән Э.Абдуллаҗановка яңа вазыйфасында яңа үрләр теләде һәм энергетика университетының алга таба үсәчәгенә ышаныч ­белдерде.

«Ватаным Татарстан» газетасы, 10.12.2011 №246 (26705)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International