Бүген Казанда ТР Журналистлары йортында Россия матбугат көне уңаеннан тантаналы чара уза

2012 елның 13 гыйнвары, җомга

Республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлаячак

Бүген Казанда ТР Журналистлары йортында Россия матбугат көне уңаеннан тантаналы чара уза. Республика җитәкчелеге исеменнән бәйрәм белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлаячак.

Бәйрәм чарасы Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы эгидасы белән уза. ТР Журналистлар йортына республика телекомпанияләре җитәкчеләре һәм газета, журналлар, мәгълүмат агентлыклары баш мөхәррирләре, федераль массакүләм мәгълүмат чараларының төбәкләрдәге хәбәрчеләре һәм вәкилләре чакырулы, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара бәйләнешләр бүлеге хәбәр итә.

13 гыйнвар, “Татар-информ”МА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International