Марат Моратов Татарстан журналистларын һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләде

2012 елның 13 гыйнвары, җомга

Республика матбугаты Россия гаммәви мәгълүмат чаралары арасында күренекле урын били

Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов Татарстан журналистларын һөнәри бәйрәмнәре – Россия Матбугаты көне белән тәбрик итте.
“Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Матбугаты көне белән ихлас күңелдән котлыйм! Сезнең оператив һәм сыйфатлы хезмәтегез нәтиҗәсендә республиканың мәгълүмати киңлеге тагын да байый һәм бүгенге көн укучысының ихтыяҗларына җавап бирә”, - диелә котлау текстында.

Аның сүзләренә караганда, безнең республика иң куәтле үсеш кичерүче төбәкләрдән санала, биредә төрле телләрдә традицион һәм заманча гаммәви мәгълүмат чаралары эшли.

Республикада федераль телеканалларның хәбәрчеләр пункты, гомумдәүләт мәгълүмат агентлыкларының төбәк бүлекләре, федераль газеталарның вәкиллекләре эшләп килә, алар белән хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә республика тормышындагы иң мөһим вакыйгалар Россия һәм чит илләрдә чагылыш таба.

Республика матбугаты Россия гаммәви мәгълүмат чаралары арасында күренекле урын били. Республика, шәһәр, район газета-журналлары басма сүзнең төп вазифасын – гражданнарга объектив мәгълүмат җиткерүне лаеклы гамәлгә ашыра. Мөһим һәм көндәлек вакыйгаларны яктыртып, сез заман сулышын тоярга, бар нәрсәдән хәбәрдар булырга ярдәм итәсез. Бүгенге заманда вакыйганы күзәтеп кенә калмыйча, аны укучыга дөрес итеп җиткерү дә зур әһәмияткә ия.

Республиканың нәшрият-полиграфия тармагы технологик алгарыш һәм модернизация юлында тагын бер адым ясады – Татарстанда заманча басма комплекс эшли башлаячак, аның составына Россиядә беренче тапкыр урнаштырыла торган газета агрегаты керә.

Сезгә кызыклы вакыйгалар һәм актуаль темалар, яңа иҗади казанышлар һәм иминлек телим”, диелә мөрәҗәгать текстында.

13 гыйнвар, «Татар-информ» МА

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International