ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2024 ел
җомга

«Татмедиа» медиахолдингына кергән «Китап» радиостанциясе Татарстанның татар телендә тапшырулар алып баручы иң популяр радиостанцияләре исемлегенә керде. Мондый нәтиҗәләрне, республиканың иң рейтинглы радиостанцияләрен ачыклау максатыннан тикшерү үткәргәннән соң, «Яңа медиа» АНО белгечләре әйтте.

 


8
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумына аккредитация башланды!


6
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең 36 нчы утырышында Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары  2024 елның 15, 16 һәм 17 мартында булачак Россия Федерациясе Президентын сайлауны уздырганда региональ дәүләт телерадиотапшырулар оешмалары каналларында түләүсез һәм түләүле эфир вакытын бүлү буенча җирәбә салу датасын, вакытын һәм урынын билгеләү турындагы мәсьәләне карады.


2
февраль, 2024 ел
җомга

Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясендә ведомство җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев докладын журналистларга рәхмәт сүзләреннән башлады. «Узган елда хәзерге төп вакыйгалар фонында иҗтимагый үзаң үзгәреше турында сөйләгән идек. 2023 елга карап, ничек үзгәргәнебезне күрәбез. Әйтелгән һәм язылган өчен җаваплылык күп тапкыр артты», – диде ул.

Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров РФ Президентын сайлау алдыннан массакүләм мәгълүмат чараларының бурычы - вазгыятьне какшату, коткы таратуга омтылышларга каршы тору булуын ассызыклады. «Татарстан гына түгел, бөтен Россия журналистларының мобилизациясе мөһим», – диде ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясендә.


17
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Татарстан Иҗтимагый палатасы һәм «Татар-информ»   кышын иң матур бизәлгән ишегалдын ачыклау максатыннан «Ә безнең ишегалдында...» конкурсын игълан итә.


15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия матбугаты көне уңаеннан, «Гаилә» үзәгендә массакүләм матбугат чаралары вәкилләрен котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.


14
гыйнвар, 2024 ел
якшәмбе

Россия матбугаты көне Татарстанда йөзләгән талантлы һәм үзенчәлекле кешене берләштерә, аларның тырышлыгы белән Татарстан журналистикасы үсеш ала һәм камилләшә. Бу хакта Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев адресына юллаган котлавында белдерде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия матбугаты көне уңаеннан котлады.


26
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Татарстан Милли китапханәсендә Татарстан Рәисе каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советы һәм республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елын үткәрүне оештыру комитеты утырышы узды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International