Бердәм тавыш бирү көне алдыннан массакүләм мәгълүмат чараларында сайлау алды агитациясе 10 августта башланачак. Бу хакта «Минем тавыш» сайлаучыларның онлайн-форумында «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр  буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев хәбәр итте.

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

Бүген «Минем тавыш» сайлаучыларның онлайн-форумында дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларының әһәмияте һәм хосусый басмаларга хас булган  фейклар турында сөйләделәр.

 «Ни өчен мин дәүләт басмалары турында сөйлим һәм ни өчен дәүләт алар аша түләүсез мәгълүмат җиткерә? Хәзер фейкларны дөреслектән аеру шактый авыр. Соңгы вакытта без фейкларның профессиональ һәм сыйфатлы итеп эшләнүен күрәбез, ягъни белмәүче кешеләргә аларны аеру шактый авыр. Шуңа күрә монда дәүләт массакүләм мәгълүмат чараларының  роле бик мөһим һәм әһәмиятле, чөнки аларда мәгълүмат тикшерелә, ышанычлы чыганаклардан алына», – дип белдерде Айдар Сәлимгәрәев.

Шәхси басмаларга мәгълүматны тикшереп тормый гына бастырып чыгару хас, дип саный республика агентлыгы җитәкчесе. Аның фикеренчә, мәгълүматны беренче булып җиткерү өчен көрәш бара, бу исә дөреслеккә хилафлык китерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International