Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 27 августы, сишәмбе

Конкурс номинацияләре:
– Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел
булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы телесюжет (яки
телетапшыру);
– Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел
булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы радиосюжет (яки
радиотапшыру);
– Басма массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасының
социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген
яктырткан иң яхшы язма;
– «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан
Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары
эшчәнлеген яктырткан иң яхшы язма.
Документлар 27 сентябрьгә кадәр (шул көнне дә кертеп) “Татмедиа”
республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына
түбәндәге адреска кабул ителә:
420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2
йорт, 6 кат (матбугат хезмәтләре һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү
бүлеге), электрон почта адресы: konkurs.sonko@mail.ru «Татарстан
Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары
эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурска» дигән тамга белән.
Тел.: 8(843) 570-31-04 (Хәсәнова Раилә).
Нигезләмә
Анкета гариза

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International